Мәгариф

Татарстанда ясалма интеллект буенча яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итәчәкләр

Мәктәпләрдә ясалма интеллектка өйрәтү яңа дәреслек буенча алып барылачак

Татарстанда ясалма интеллект турындагы яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итәргә планлаштыралар. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.

Мәктәпләрдә ясалма интеллектка өйрәтү яңа дәреслек буенча алып барылачак, аны булдыру өстендә Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников та эшли.

«Хәзер үк ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәк дәреслекне татар теленә тәрҗемә итүне күз алдында тотарга кирәк», – дип тәкъдим итте ТР Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина.

Җавап итеп ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин аңа тәкъдим өчен рәхмәт белдерде.

Татар-информ


Нет комментариев