Бию түгәрәгенә йөрүче балалар белән без бу уку елында театр уйнарга да өйрәндек.
Балаларның сөйләм сәнгатен генә үстереп калмыйча сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга, ничек аралашырга кирәклегенә дә төшендек. Үтеп киткән атнада балалар белән 4 спектакль күрсәттек.
Укучылар һәрберсе үз рольләрен гаять оста итеп башкардылар, үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. Уңышлар аларга! Алда исә безне тагын да зур сынау көтә. Ә анысы әлегә сер булып калсын.
Сәлимә Габделхакова,
өстәмә белем бирү педагогы.
Нет комментариев