Әнисә ташландык этләргә, мәчеләргә ярдәм итә
Без бер команда!
— Мин үзем генә ярдәм итмим, минем булышчыларым бар, дөресрәге, без бер команда, — ди Әнисә үзе.
Әнисәгә иптәше Айдар да булыша, Балтач бистәсендә яшәүче Садыйковлар шулай бергәләшеп урмандагы ташландык этләрне дә ашаталар, күрсәләр өйләренә дә алып кайталар.
Әнисәгә командасы этләргә-мәчеләргә ашаулар сатып алырга булыша. Әнисә кече туганнарга зур кәстрүлләрдә тәмле ашлар пешерә, шул ашларны күтәреп этләргә илтә.
— «Водстрой» Реанның ярдәме зур, суыткычына кадәр биреп тора, шашлыклар ясаучы Азат Әхмәтханов калдык-постыкларны ваккуум пакетларга кадәр салып бирде. Тагын шундый ярдәм итүчеләр күп, ләкин аларның үзләре турында белгертәселәре килми. Шуңа бөтенесен дә әйтеп бетерә алмыйм, — ди Әнисә.
Әнисә бу эшкә ничек алынган, нигә алынган, юкса дәүләт эшендә дә эшли, гаиләсен дә тәрбияләргә кирәк.
— Ачтан тилмереп йөргән, суыкта өшегән этләрне-мәчеләрне күреп, йөрәгем әрнеде, — ди Әнисә. –– Кем дә булса шушы гөнаһсыз җан ияләренә булыша ала бит дидем дә үзем алындым. Тамагы тук булса этләр дә кош-кортка, кешегә ташланмый, шуңа күрә бераз рәхимлерәк булырга, кече туганнар белән дә бүлешә белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев