Мәрхәмәтлелек

Гаилә учагы

Бу заманда кайбер каты бәгырьле адәмнәр үз әти-әниләре белән дә җылы мөнәсәбәт урнаштыра алмыйча, аларны кимсетеп яшәгәндә, яныбызда олы йөрәкле райондашларыбыз барлыгын күреп куанабыз.

Районыбызда мөмкинлекләре чикләнгән ялгыз өлкәннәрне үз гаиләләренә алып тәрбияләүчеләр бар. Чепьяда яшәүче Нина Ефимовна Петрова гаиләсе шундыйлардан. Агафия Ивановна Степанова инде 7 ел бу гаиләдә кадер-хөрмәттә яши. Агафия апа 1914нче елны Чепья авылында дөньяга килә. Күп авырлыклар, хәсрәтләр күрә ул, сугышта катнашкан ирен, баласын югалта. Шөкер, картлыгы тынычлыкта, олы хөрмәттә үтә.


Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев