Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Камалетдиновларның үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле

8 октябрь көнне Рашат Камалетдиновка 90 яшь тулды

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап озак бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.

Чапшар авылында яшәүче Дания белән Рашат Камалетдиновлар гаиләсе 64 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Ярты гасырдан артык гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Камалетдиновлар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

Камалетдинов Рашат абыйның әтисе Садриев Камалетдин абый 1941 елда сугышка китә һәм 1946 елда гына исән-имин туган авылга әйләнеп кайта. Алар Оркыя апа белән җиде бала үстерәләр. Рашат абый укырга кергәндә әтисе сугышта була. «Беренче класска кар өстеннән ялан аяк укырга төштем, ачлык, ялангачлык кирәкне бирде безнең, әнинең бик тырыш булуы белән, могҗиза белән генә исән калган балалар без”- ди ул. Мәктәптә җиде класс белем алганнан соң фермада эшли башлый, сигезенче классны кичке мәктәптә тәмамлый. Аннан яше тулгач армия сафларына алына. Латвиядә өч ел хезмәт итеп кайткач ,1961 елда Кили авылы кызы Дания апа белән тормыш коралар. Ә, Кили авылы кызы Дания апа Шаһидулла кызына әти назын тою бөтенләй дә насыйп булмый, чөнки ул туганда әтисе Фин сугышында була, ә инде аңа 11 ай булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әнисе Гөлҗиһан апа ирен тагын сугышка озата. Шаһидулла абый, һәм аның тагы ике бертуганы шул китүдән хәбәрсез югалалар. Дания апа аягына чабата киеп сигез класс белем ала. Мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укый ул, аеруча математика фәнен бик яхшы үзләштерә, ләкин укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Алар Рашат абый белән кавышкач гомерләре буе парлашып күмәк хуҗалыкта тырышып эшлиләр. Яхшы эшләгәнәре өчен: 1983-1984елда сарыкчылык буенча социалистик ярышта 3-урын, 1986да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен 2 урын, 1985-86 елда иң күп бәкәй алган өчен 1 урын, 1987-88 дә сарыкчылык буенча социалистик ярышта 2 урын һәм тагы бик күп, бер кочак мактау грамоталарына ия булалар алар.

Дания апа белән Рашат абый Камалетдиновлар ике ул , бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр, бүген инде оныклар, оныкчыклар сөяләр. Камалетдиновлар гаиләсе - гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. 6 дистә елдан артык бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Сокланырлык, гыйбрәт алырлык!

Гүзәлия Вәлиева,

Чапшар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев