Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Маһикамал Сафиуллинага 101 яшь тулды

Маһикамал апа Иске Салавыч авылы кызы, Яңгул авылына тормышка чыга, тормыш иптәше белән өч кыз, ике егет үстерәләр

Яңгул авылында гомер кичерүче тыл ветераны Маһикамал Зиатдин кызы Сафиуллина үзенең 101 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Маһикамал апа Иске Салавыч авылы кызы, Яңгул авылына тормышка чыга, тормыш иптәше белән өч кыз, ике егет үстерәләр.

Кайсы гына яктан карасаң да, "Сөбханаллаһ!" дип әйтерлек аңа. Сокланырлык тормыш юлы, сабырлыгы, һәр нәрсәгә шөкер итә белүе... Бик сирәкләргә генә насыйп булган 101 яшьлек гомер бәйрәмендә дә әле сәламәт акылы, матур сөйләме, хәтере... Балалары, кияү- киленнәре, онык- оныкчыкларыннан кадер- хөрмәт күреп яшәве... Үткәнендә бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, күңел көрлеген саклавы... – аны котларга килгән һәркемне кат- кат сокланырга мәҗбүр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев