Балтач бистәсендә гомер итүче Әмирхан Гайсин 90 яшьлек юбилеен пар канатлы булып каршылый.
Бүген Балтачта яшәүче хезмәт ветераны Әмирхан Гайсин 90 яшь тулды. Юбиляр тормыш иптәше Мәгъфә белән өч бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, олы уллары фаҗигале төстә вафат булган. Бүгенге көндә Алиясе Әлмәттә, Сәриясе Мәскәүдә яши. Өлкәннәрнең ике оныклары, өч оныкчыклары бар.

Әмирхан аганы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Илдар Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина котлады

Фото: автор
Нет комментариев