Юбилярларны котладылар
Юбилеегыз котлы булсын!
Түбән Ушма авылында гомер кичерүче Зоя Мироновна Андреева һәм Иске Салавыч авылының кадерле акъәбисе Диләфрүз Зәки кызы Гарифуллина үзләренең күркәм юбилейларын — 90 яшьлек туган көннәрен билгеләп үттеләр.
Озак еллар дәвамында алар намуслы хезмәт юлы узып, гаиләләренә җылылык һәм игелек өләшеп яшәделәр. Бүгенге көндә дә алар — якыннарының таянычы һәм авылдашларының хөрмәтен казанган шәхесләр. Аларның ныклыгы, сабырлыгы һәм бәхетле картлыгы киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
Юбилярларны олуг бәйрәмнәре белән котлап, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев