Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Рәйсә Гәрәева 100 яшендә дә матур сөйләме, зәвыклыгы белән сокландыра

Юбиляр Президент котлавын өченче тапкыр кабул итүгә иреште

Түбән Кенә авылында гомер итүче Рәйсә Гәрәева 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Юбиляр Президент котлавын өченче тапкыр кабул итүгә иреште. Олуг гомер бәйрәме көнне хөрмәтле юбилярга район җитәкчелегенең, авыл җирлегенең һәм район мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды, ихлас котлаулар җиткерелде. Юбилярны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.

Рәйсә Гәрәеваны котларга шулай ук район ветераннар советы рәисе Радик Тихонович Михайлов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина да килде. Үзе укыткан укучыларының Пыжмара авылыннан килеп котлаулары да ветеран укытучыны бик дулкынландырды. 

— Әтием Сәмигулла гомере буе укымышлы кешеләргә гашыйк булган. Шуңа күрә балаларын белемле итү өчен тырыша һәм моңа ирешә дә. Апаларым Хаҗәр, Миһриҗал, Фатыйма, мин, сеңлем Зәйтүнә һәм энем Гали мөгаллимлек юлын сайладык. Гомумән, Сәмигуллиннар Түнтәрнең укытучылар династиясе, күбебезнең тормыш иптәшләре дә укытучылар. Сәмигуллиннарның гомуми мөгаллимлек стажы 360 ел, — дип зур горурлык хисләре белән сөйләде безгә Рәйсә апа.

Түнтәр авылында туып, хезмәт юлын Субаш мәктәбендә башлаган, соңрак Түнтәрдә белем биргән, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Пыжмара мәктәбендә укыткан Рәйсә апа мөгаллимлек эше белән беррәттән, балалар күңелендә театрга да мәхәббәт тәрбияли алган шәхес. Шуңа күрә аны укытучы-артист дип атый торган булалар.

Казан шәһәренә иҗади конкурсларның берсендә җырлап-биеп жюрины таң калдырган кызга атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыф:

— Миңа алмаш үсә, — дип югары бәя бирә. 

Җиңү яулаган Рәйсәне радиога яздырырга чакыралар. Хәтта артистлыкка укырга тәкъдим ясыйлар. 

«Син артист булырга тиеш, театр академиясендә кечкенәрәк рольләрдә уйный башларсың, укытырбыз, стипендия алырсың, тулай торакка урнаштырырбыз», дип кызыксындыралар. Кызганыч, яшь белгечне РОНО җитәкчелеге эштән җибәрми, әти-әнисе дә каршы була. Әмма язмышы андый борылыш алуына бер дә үкенми ул. Авыр еллар булса да, үз эшен яратып, ихластан башкара. Бар сәләтен балаларга багышлый. Ул бик күпләрне сәхнәгә алып чыга, ничәмә-ничә нәфис сүз остасы, җырчы-биючеләр, үзешчән актерлар тәрбияли. 

РСФСР халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәт батырлыгы өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте өчен» медальләре иясе, хезмәт ветераны Рәйсә апа бүгенге көндә һәр укучысын исемләп белә, үзе эшләгән мәктәпләрдә нинди вазыйфалар башкарганын, кайсы спектакльнең ничәнче урын яулавын яхшы хәтерли. Әмма аңа үзенең балаларын гына сөю насыйп булмый. Ул бар назын, сөюен, мәхәббәтен укучыларына багышлый. Картаймыш көнендә Рәйсә апа, шөкер, ялгыз түгел. Бертуган энесе Галинең улы Айдар гаиләсе апаларын кадер-хөрмәттә яшәтә. Бәхетле тыныч картлыгы өчен ул аларга бик рәхмәтле.

— Бик хөрмәтле булып эшләп яшәдем, тормышымнан бик канәгатьмен. Айдар белән Венера, аларның балалары яхшы булганга картлыгымның да тәмен татып яшим. Рәхмәт аларга! — ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев