Рауза Сабирова: «Итәгемне тутырып үстергән оныкларым, оныкчыкларым янәшәсендә мин үземне бик бәхетле сизәм»
Тормыш иптәше Шарифҗан ага белән алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр
Шушы көннәрдә Кариле авылында гомер кичерүче Сабирова Рауза Гайфетдин кызы үзенең 94 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Рауза апа Кариле авылында ишле гаиләдә — биш баланың төпчеге булып дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул тормышка, кешеләргә мәхәббәт һәм хезмәткә тугрылык белән үсә. Рауза апаның хезмәт юлы район хастаханәсе белән бәйле, ихтирамлы акъәби, лаеклы ялга чыкканчы шунда санитарка булып эшләп, намуслы хезмәт итә. Аның куллары күпме авыруларга ярдәм күрсәткән, күпме кешегә җылылык һәм игътибар бүләк иткән.
Тормыш иптәше Шарифҗан ага белән алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүген инде аларның балалары — үзләре әти-әни, ә оныклары һәм оныкчыклары — Рауза апаның иң зур куанычлары. «Итәгемне тутырып үстергән оныкларым, оныкчыкларым янәшәсендә мин үземне бик бәхетле сизәм», — ди ветеран, күзләрендәге шатлык нурын яшермичә.
Олы яшьтә булуына карамастан, Рауза апа бүген дә тик утырмый. Ул – районыбызның көмеш волонтеры, изге эшләрнең үзәгендә кайнаучы акъәби. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдат егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, ул йон оекбашлар бәйли, гуманитар ярдәм җыюда үзеннән зур өлеш кертә. Аның куллары гына түгел, йөрәге дә һәрвакыт яшьләр белән бергә, ил язмышы өчен борчыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев