Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Терлекчеләр династиясе төзегән Наилә Баһаветдиновага 90 яшь (фото)

Яңгул авылында гомер итүче Наилә Нургаян кызы Баһаветдинова 23 июнь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Юбилярны туган көне белән тәбрикләп, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының котлавын һәм бүләген тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Энҗе Сабирова, "Яңа тормыш" җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйльманова ихлас теләкләрен ирештереп, ветеранга исәнлек-саулык, хәерле гомер теләделәр.

Наилә апа тумышы белән Кукмара районы Кәчемир авылыннан, Яңгулга килен булып төшкән. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдин Баһаветдинов белән 60 ел парлы гомер итеп, 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. "Ана даны" медаленә , "Герой Ана" дигән мактаулы исемгә лаек булган. Ул гомере буе "Яңа тормыш" колхозында төрле эштә һәм терлекчелектә эшләгән. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә хезмәт тәрбиясендә үскәннәр. Әлеге тырыш, күркәм гаилә әгъзалары терлекчеләр династиясен төзегән. Алар бүген дә "Яңа тормыш" җәмгыятенең мактаулы хезмәтчәннәре.

Юбиляр хәзерге көндә төпчек улы Рашит һәм килене Гөлсу гаиләсе белән яши. "Әбиебез", дип өзелеп торучы 16 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ветеран кадер-хөрмәттә тәрбияләнә. Һәр якынының тормышы һәм ил-көн яңалыклары белән кызыксынып тора. Тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, үзенең киңәшләрен бирә, теләкләрен тели. Тормышка шөкер итеп яши. "Төп нигез булгач, биредән бервакытта да кеше өзелмәде. Әни һәркайсын якты йөз белән каршы алды. Озак еллар ике килен белән яшәде. Ул балалар үстергәндә, тормыш алып барганда һәркайсыбызга олы терәк булды," - ди киленнәре.

"Әниебез күп авырлыклар кичергән, дәһшәтле сугыш чоры үткән, гомере буе авыр хезмәттә булган. Газиз бер баласын һәм 5 ел элек әтиебез Шәрәфетдинне мәңгелеккә югалту хәсрәтен дә олы йөрәге аша сабыр гына уздырды. Инде менә сәламәтлеге бик нык какшады. Соңгы ике елда урын өстендә авырып ята. Тик әниебезгә инвалидлык группасы рәсмиләштерә алмыйбыз. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, уңай җавап ала алган юк", дип балалары күңелләрендәге борчуларын да белдерделәр.
Чыганак: baltasi_official
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B