Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

“Түнтәрлеләр - мине, мин - Түнтәрне яраттым”, ди 103 яшьлек Әминә Зарипова

Түнтәр авылында гомер кичерүче Нина Зариповага 103 яшь тулды

Документта Нина Ивановна дип язылса да, Түнтәр авылы халкы өчен күптән Әминә апа инде ул. Әйе, язмыш җилләре аны Балтач якларына алып килеп, исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртерлек тормыш сукмаклары аша йөртә. Түнтәр авылында гомер итүче Әминә апа Зариповага 103 яшь тулды.

1923 елның 10 февралендә Чүпрәле районының (хәзерге Буа районы) Әлши авылында дөньяга килгән нәни кыз бала 1944 елда Буа медицина мәктәбен яхшы гына нәтиҗәләр белән тәмамлаганнан соң, “бүленеш” буенча безнең якларга Чепья районына эшкә җибәрелә. Арбор балалар бакчасында 1 ел, Борнакта 3 ел шәфкать туташы булып эшли ул.

1949 елда декрет ялына чыккан шәфкать туташы урынына дип, Нина Ивановнаны Түнтәр балалар бакчасына беркетәләр. Шул килүдән гомерлеккә Түнтәрнеке булып кала. “Түнтәрлеләр мине, мин Түнтәрне яраттым!” ди ул ихластан.

Биредә Нина апа Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан фронтовик - Закир исемле егет белән танышып, яшьләр озак уйламый гаилә корып җибәрәләр. Никах укытып, ислам динен кабул иткән кызга мулла Әминә дип яңа исем бирә.

Әминә апа белән Закир абый 5 балага гомер биргәннәр. Кызганыч, үзе исән вакытта балаларын югалту ачысын да йөрәге аша үткәрергә туры килә юбилярга, тик, тормышка, кешеләргә карата булган ихтирамын, күңел көрлеген югалтмый һәм бүгенге көндә дә һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яши белә. Балаларны һәм хезмәтне яратуы гомере буе озата килә аны. 5 бала булганлык белән пенсиягә 50 яшьтән үк чыкса да, эшсез тора алмый ул - тагын дистә елга якын колхозда бригадада төрле эшләр башкара.

Туган җиреннән, туганнарыннан аерылып гомер итәргә язган булса да, бәхетен Түнтәрдә тапкан ул. Шушы җирлекнең абруйлы кешесе, чын акъәбисе булып, 103 яшькә кадәр яшәве һәм кылган гамәлләре белән бик күпләргә үрнәк булып тора!

Гасыр чиген атлап узган юбилярның чал картлыгы бүгенге көндә якыннары янәшәсендә, тәрбия-хөрмәттә уза. Әминә апага киләчәктә дә иминлек, сәламәтлек теләп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев