Хәлимулла Галиуллинга бүген 85 яшь тулды
Матур тормышыгыз дәвамлы, күңелегез көр булсын, үзегез һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек телибез
Курамьял авылында гомер кичерүче Хәлимулла Галиуллинга бүген 95 яшь тулды. Тыл ветеранын котларга район башкарма комитетыннан Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлегеннән Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлегеннән Руслан Егоров һәм "Активист" хуҗалыгыннан килделәр.
"Сугыш елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен" медаленә лаек булган хезмәт ветеранына ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хаты, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде
Хәлимулла абый гомере буе туган колхозында тракторчы булып эшләгән, чылбырлы тракторын лаеклы ялга чыккач үзенә үк бирәләр. Бабай бик тә кадер-хөрмәттә яши, бер кызы, бер улы, ике оныгы, оныкчыклары бар. Әбисе инде күптән мәрхүм.
Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле тыл ветераны! Матур тормышыгыз дәвамлы, күңелегез көр булсын, үзегез һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек телибез.
Тулырак: "Хезмәт" газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев