Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Зәкия Харис кызы Зарипова үзенең 95 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршы алды

Ветеран озак еллар Чепья авыл җирлегендә хатын-кызлар Советын җитәкләде

Чепья авылында гомер кичерүче Зәкия Харис кызы Зарипова үзенең 95 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршы алды.

Шул уңайдан, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чаллыда туган, әтисе хәрби булганлыктан ярты республиканы әйләнеп, Чепьяда төпләнеп, тормышка чыгып, ике бала һәм оныклары тәрбиясендә тормыштан ямь табып яшәүче ветеран озак еллар Чепья авыл җирлегендә хатын-кызлар Советын җитәкләде. Әле дә ул бар вакыйгадан хәбәрдәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев