Чаралар гаҗәеп үзенчәлекле үтә!
Яшьләргә яхшы тәрбия кечкенәдән бирелмәсә, өлкән буынга хөрмәт булмас иде.
Әлеге сүзләрнең чын дөреслеге районыбыз җирлегендә илебез буенча барган Өлкәннәр декадасында гына түгел, ә һәрдаим раслана.
Балтачыбызда лаеклы ялдагы райондашларның кадерен белеп, хөрмәтләп торалар. Өлкән буын кешеләре — һәрчак игътибар үзәгендә. Ә өлкәннәр декадасында исә, һәр чара күркәм яшькә җиткән буын кешеләрен тагын бер кат бергә җыеп очраштырып, күңелләрен күрүгә юнәлдерелә. Алар өчен оештырылган чаралар гаҗәеп үзенчәлекле үтә!
Нет комментариев