Балтачта санау участокларында эшләр гөрләп бара (фото)
Рәсми хәбәрләр

Балтачта санау участокларында эшләр гөрләп бара (фото)

Норма санау участогында иң беренче Бөрбашлылар тавыш биргән, аннан Нормалылар, Карилеләр активлашкан.

"Халык үз җае белән килә тора, эшләр әйбәт кенә бара", диде җирлек башлыгы Тимур Гатауллин.

Салавыч санау участогында алдан тавыш бирү җыр-музыка астында бара.
Авыл үзешчәннәре җырлап тора, Борнак, Яңгул, Салавыч җирлеге халкы бик актив рәвештә алдан тавыш бирүдә катнаша. "Җирлекләрдә әлеге чарада катнашу тиешле дәрәҗәдә оештырылды, тоткарлыклар юк", диде җирлек баашлыгы Рафил Сибәгатуллин.

250

Нет комментариев