Бүген Балтачыбызга танылган спортчы, тренер Ирек Зиннуров килде.
Иң элек ул район советында узган эшлекле киңәшмәдә катнашты, Төзүчеләр, Физкультурачылар бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен ирештерде.
Аннан кунагыбыз район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә үзәктәге "Балтач"ял һәм "Сабантуй" паркларында булдылар. Ирек Зиннуров башкарылган эшләрдән, районның спорт өлкәсенә карата булган мөнәсәбәтеннән гаять тә канәгать калуын белдерде.
Нет комментариев