Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлекчәсенә секретарь итеп сайланды
Рәсми хәбәрләр

Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлекчәсенә секретарь итеп сайланды

Бүген Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтач бүлекчәсенең XXVI отчет-сайлау конференциясе үтте.

Көн тәртибендә каралган җиде мәсьәләнең берсе - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенә секретарь сайлау. Әлеге вазыйфага ике кандидатура - район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аның урынбасары Наил Сабирҗанов күрсәтелде. Әлеге вазыйфага бертавыштан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин сайланды.

250

Нет комментариев