Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Рамил Нотфуллин: “Тамга өчен генә үткәрелгән утырыш түгел бу” (+фоторепортаж)

Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында комиссия рәисе Рамил Нотфуллин шулай дип белдерде.

Дөрес әйтә комиссия рәисе, районда әле һаман террорга каршы профилактик чараларга елмаеп карыйлар, объектларга сумка калдырып китүгә кемдер каршы килсә, кемдер көлеп кенә карый.
Югыйсә, Санкт-Петербург, Мәскәү метросындагы, Волгоградтагы шартлаулар күпме гомерләрне алып китте, әллә кая барасы юк, Кукмараның газүткәргечендә генә нинди зур шартлау оештырдылар бит. "Шәмәрдәннекен шартлаткан булсалар...,- ди Балтач район башкарма комитеты ярдәмчесе Равил Таҗетдинов.- Зыкымы безнең районга да җитә иде". Шуңа күрә республика һәм районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе беркетмәләре, комплекслы план үтәлеше шушы комиссиядә җитди карала да инде. Бу уңайдан чыгыш ясаган Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова:" Җирлекләрдә үткән чаралар максатчан булып, нәкъ менә террорга каршы көрәшкә багышланып, райондашларыбызны тискәре фикерләрдән арындыра, дус-тату яшәргә омтылыш уята торган булсын иде, диде. Зиратларга да тукталып үтте, бистәдәге һәм һәр авыл җирлекләрендә дә зиратлар өйрәнелгән, аларны саклау өчен видеокамералар куйдыру бурычы тора, 1 октябрьгә кадәр бу эшне төгәлләргә кирәк. Эммигрантлар белән дә даими эшләү сорала, бу юнәлештә хокук саклау органнары аңлашу рәвешендә сөйләшүләр алып бара. Аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итүче объектларда террорчылыкка каршы саклагыч чаралар таләбен үтәү турында объект җитәкчеләре Әнвәр Бахтиозин белән Рәшит Гәрәфиев сөйләде. Рамил Рәшитович эчәр суның кешелек тормышында мөһимлеген исәпкә алып, андый объектларның аеруча да катгый контрольдә булуына басым ясады. "Сабантуй" бәйрәме белән бәйле чаралар үткәрү вакытларында район халкының иминлеген тәэмин итү буенча эш оештыру турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усмановның чыгышы тыңланды. Илдар Котдусович Рәсәй законнарының үтәлеше яклы, кануннар нигезендә "Сабантуй" ял паркы тимер койма белән әйләндерелгән, "пропуск режимы" кертелергә тиеш. Быелгы район Сабантуенын ат чабышы бара торган урынында тамашачы цчен куелган сетка озынайтылачак. Дорга, Биктәш бәйрәмнәрен дә көн яктысында уздырырга тәкъдим итте ул. "Кичке җыен дисезме, авыл бәйрәмеме, полицияне сез хәбәргә куярга тиеш", диде ул авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
" Бүгенге көндә прокуратураның судка дәгъва гаризасын көтеп тормыйча, куелган таләпләрне, сорауларны вакытында хәл итү зарур", диде район башлыгы алда торган бурычларның үтәлешенә җаваплы карарга чакырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250