Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Үзара салым акчалары кайтып җитте

Бүген - 14 июнь көнне район Советының утырышлар залында авыл җирлеге башлыклары һәм баш бухгалтерлары катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин алып барды. Көн үзәгендә төп тема - үзара салым акчасы кайту мәсьәләсе каралды.

Атна башы яхшы хәбәрдән башланды. Районның авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчаларының тупланган өлешенә Татарстан бюджетыннан 4 тапкырга арттырылган акчалар кайтты. Безнең районга барлыгы 36 миллион 51 мең 400 сум күләмендә акча кайтты, дип хәбәр тә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.
Җирлек башлыкларына әлеге акчаларның бүленешен, җирлекләрдә референдумда каралган мәсьәләләрнең тотылышын тәэмин итү, башкарыласы эшләрнең эш графикларының планын, төзелеш материалларын сатып-алу планын (план закупки) булдыру, төзелеш оешмалары белән килешүләр төзү һәм эш күләменә карап сметалар эшләү кебек берсеннән-берсе мөһим бурычлар йөкләнде.

Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла. Программаның нәтиҗәле булуында дәүләт ярдәме хәлиткеч роль уйный - җыелган һәрбер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә.
Гражданнарның үзара салым программасы - республика җитәкчелегенең бик яхшы инициативасы. Ул җирле үзидарәне һәм кешеләр активлыгын үстерергә ярдәм итә. Кеше ничек яшисен, акчаны нәрсәгә тотасын үзе хәл итә. Аннан соң, үз акчаң кергән әйбергә саграк та карыйсың бит.
2017 елда үзара салым акчасына беренче чиратта урамнарга вак таш җәю дәвам итәчәк, зиратларны тәртипкә китерү, чишмәләрне төзекләндерү, урамнарны яктыртуны яхшырту, кайбер авылларда балалар мәйданчыклары ясау кебек эшләр планлаштырыла. Тик Балтач шәһәр һәм Норма авыл җирлекләрендә үзара салым җыюны тиешле суммага җиткерү бик авырдан бара.


Балтач шәһәр җирлеге - 5 млн. 260 мең сум
Бөрбаш авыл җирлеге - 1 млн. 220 мең сум
Борнак авыл җирлеге - 1 млн. 216 мең сум
Югары Субаш авыл җирлеге - 1 млн. 694 мең сум
Карадуган авыл җирлеге - 1 млн. 771 мең 200 сум
Куныр авыл җирлеге - 3 млн. 350 мең 400 сум
Кече Лызи авыл җирлеге - 870 мең 600 сум
Норма авыл җирлеге - 3 млн. 978 мең 400 сум
Нөнәгәр авыл җирлеге - 1 млн. 203 мең 600 сум
Пыжмара авыл җирлеге - 1 млн. 799 мең 200 сум
Салавыч авыл җирлеге - 2 млн. 418 мең сум
Смәел авыл җирлеге - 917 мең сум
Сасна авыл җирлеге - 1 млн. 896 мең сум
Урта Көшкәт авыл җирлеге - 1 млн. 96 мең 200 сум
Чепья авыл җирлеге - 3 млн. 236 мең сум
Шеңшеңәр авыл җирлеге - 1 млн. 18 мең 400 сум
Шубан авыл җирлеге - 740 мең сум
Яңгул авыл җирлеге - 2 млн. 366 мең сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250