Рамил Нотфуллин сайлау участогында гаиләсе белән фотога да төште.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин гаиләсе белән сайлау участогына килделәр.
— Көтеп алынган сәяси вакыйгада барлык балтачлылар катнашыр дип өметләнәм. Чөнки без бүген киләчәкне сайлыйбыз, — диде Рамил Рәшитович.
Әлеге сүзләрне күпләр кабатлый бу көнне. Барлык участокларда да халык агымы өзелеп тормый диярлек.
Рамил Нотфуллин сайлау участогында гаиләсе белән фотога да төште.
Районыбыз халкы да быелгы сайлауларда да активлык күрсәтә. Илебездә Гаилә елы булгач, сайлау участогына тормыш иптәшләре белән парлашып, балалары белән бергәләп, гаилә белән килүчеләрнең шактый булуын күрү аеруча күңелле!
Нет комментариев