Ак халатлы фәрештәләр бәйрәме
Җәйнең тәүге аеның өченче якшәмбесендә — медицина хезмәткәрләре көнендә иң авыр вакытларда ярдәмгә килгән, безгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек бүләк иткән, иртәгесе көнгә ышаныч уяткан ак халатлы шәфкать ияләрен ил күләмендә хөрмәтлибез
Әлеге бәйрәм — тормышларын, белемнәрен, сәләтләрен кешеләр сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуга багышлаган ак халатлы шәфкать ияләренең, кешелек җәмгыятендә иң мактаулы һәм хөрмәтле һөнәрне сайлаучыларларның бәйрәме буларак билгеле. Тарихка күз салсак, бу бәйрәм безнең җәмгыятебездә күптәннән билгеләп үтелгән, әмма рәсми рәвештә, илебез СССР дип аталган чорда, 1980 елда гына ил күләмендә билгеләп үтелә торган мөһим бәйрәмнәр исемлегенә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кертелгән.
Районыбызда бу әһәмиятле бәйрәм һәр ел үзенчәлекле итеп уздырыла. Быелгысы бу тармакта хезмәт куючы, заманында сәламәтлек саклауның төрле өлкәләрендә эшләгән, бүген лаеклы ялда булган ветераннарны бергә җыеп, район мәдәният үзәгендә зур тантана итеп оештырылды.
Кичәне алып баручылар әйткәнчә, медицина хезмәткәрләре кулыннан, җылы сүзеннән шифа тапкан райондашларның рәхмәтен ишетү авыр хезмәтегезне җиңеләйтә, алда да бар җанын, назын биреп эшләргә нигез булып тора. Сез — соңгы өметләр өзелергә торганда яшәргә өмет бирүчеләр, тормыш бүләк итүчеләр.
Гомер-гомергә бәйрәмнәр, ял көннәре белән хисаплашмаган табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек сорый, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казануыгыз үз эшегезне бирелеп башкаруыгызның билгесе ул.
Бәйрәмдә катнашкан һәм чыгыш ясаган Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә зур бәя бирде. Зур темплар белән алга барган медицинаның һәр юнәлешен максатчан өйрәнеп, һөнәрләрегезне камилләштерү юнәлешендә даими эшләвегез мактауга лаек. Бу бәйрәм көнендә фидакарь хезмәтегез өчен үзегезгә дә, гаиләгездәге якыннарыгызга да рәхмәт белдереп, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, оптимизм, бәхет һәм иминлек телим. Киләчәктә дә, һәр көнне райондашларыбызның елмаеп сәлам бирүләрен ишетү, рәхмәтле йөзләрен күрү Сезгә рухи бүләктәй кабул итәргә язсын, эшегездә һәм дә тормышыгызда бәхетле, уңышлы көннәрегез күбрәк булсын дигән изге теләкләрдә калам, диде ул.
Район үзәк хастаханәсе махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә финанс яктан да, медицина кирәк-яракларына ихтыяҗ булганда да бик булышалар. Балтач муниципаль ра-йоны башлыгы Рамил Нотфуллин гуманитар ярдәмне әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы халкы исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Озак еллар намуслы хезмәтләре, хезмәтендә ирешкән уңышлары, сәламәтлек саклау системасы үсешенә керткән зур өлеше өчен бертөркем медицина хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хастаханәнәдә озак еллар хезмәт куйган стажлы апалар-абыйлар, шулай ук бу тармакның үсешенә күләмле финанс ярдәме күрсәтүче җитәкчеләр дә билгеләп үтелде.
Кичә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән зәвыклы концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев