Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Ябыгырга комачаулаучы җиде гадәт

Суны аз эчү гадәтен дә зарарлы дип санарга мөмкин, чөнки сыеклыкның җитмәве дә метаболизм тизлеген киметә

Еш кына авырлык җыюның сәбәбе яшь һәм геннар түгел, ә зарарсыз булып күренгән көндәлек гадәтләр була, дип язган үзенең telegram-каналында МГУ клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова.

Әйтик, артык авырлык белән көрәшергә, аның сүзләренчә, йокы җитмәү комачауларга мөмкин. «Хроник йокысызлык лептин һәм грелин — ачлык һәм туену гормоннары эшләп чыгаруны боза. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы акрыная һәм татлыга тарта», - дип аңлата табиб.

Икенчедән, - ди Павлова, - иртәнге ашны калдырмаска кирәк. Шуның аркасында организм стресслана башлый, «экономия режимына» күчә, димәк, энергияне азрак яндыра, аны запаска саклап кала. Нәтиҗәдә кандагы шикәрнең тотрыклы дәрәҗәсен саклау катлаулана.

Хәрәкәтсез яшәү рәвеше дә зыянлы. Физик йөкләнешләрсез мускул массасы кими, ә нәкъ менә мускуллар тыныч вакытта да калорияләрне актив яндыра. Шуңа күрә утырып яшәү рәвеше метаболизмның акрынаюына китерергә мөмкин, дип билгели эндокринолог.

Артык авырлык җыюга рационда аксым дефициты да ярдәм итә. Павлова аксымның төзелеш материалы гына түгел, шулай ук — метаболик тизләткеч булуына игътибар итә. Аны үзләштерү күбрәк энергия таләп итә. Әгәр рационда аксым аз булса, метаболизм акрынаерга мөмкин.

Суны аз эчү гадәтен дә зарарлы дип санарга мөмкин, чөнки сыеклыкның җитмәве дә метаболизм тизлеген киметә.

Артык авырлыкны киметергә кофеин җитмәү дә комачаулый. Ә менә аның уртача күләме, киресенчә, матдәләр алмашын тизләтергә сәләтле.

Ниһаять, артык килограммнар хроник стресс белән бергә килә, ул тәнне май сакларга мәҗбүр итә, бигрәк тә корсак өлкәсендә, һәм калкансыман бизнең нормаль эшләвенә комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев