Якташыбыз бер-бер артлы җиңүләр яулый.
Райондашыбыз, Иске Салавыч авылы кызы Ландыш Рәфыйкова Казан каласындагы даруханәләрнең берсендә эшли. Әлеге даруханә "Pharmznanie 2022" бәйгесенең "Ел коллективы" номинациясендә җиңү яулаган, ә Ландыш исә «ФармЗнания гүзәле» номинациясендә җиңүче булган.
Якташыбыз төбәк һәм россия олимпиадаларында актив катнашып килә, 2017-2018 елларда «Фармацевтика» компетенциясендә «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты җиңүчесе, "Урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч - 2021" Бөтенроссия конкурсы республика этабы призеры.
Нет комментариев