Иренмәс җаннар инде бу үзбәк, таҗик халкы, көньяк җимешләрен Сабантуйларына кадәр алып килеп саталар.
Алмый түгел, ала халык, бәйрәм азагына хәйран кими туарлары. Мондый бәйрәмдә кем алсын инде ул җимешне дияргә ашыкмыйк әле, табиблар аны көн дә ашарга куша, чөнки аңарда йөрәк эшчәнлегенә кирәкле калий бар. Йөрәк яздырганда җиңелчә генә үзгәрешләр булса, бетерешергә ярамый, җимеш ашарга тотынырга кирәк, аеруча кызыл җимеш гаять тә файдалы. Редакциядә журналист булып Илсур абый Гыйматдинов эшләде, менә ул, мин балаларга конфет алмыйм, әнә, җимеш ашасыннар, конфетның баллы бер тәме генә бар, ә җимештә витаминнар тулып ята, ди иде. Ул моны балаларыннан конфетны кызганудан әйтмәде, киресенчә, балаларының сәламәтлеген кайгыртты.
Нет комментариев