Котыру чире - ул үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авыру. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булса да, очрый.
Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, бүре, шулай ук йорт этләре һәм мәчеләр вирус чыганагы булып тора. Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә һәм йорт хайваннарына йоктыра. Ә алардан чир кешеләргә дә йогарга мөмкин. Сирәк кенә, аучылык белән шөгыльләнгәндә яки авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга ерткычлар керсә, чирнең кешегә турыдан-туры кыргый хайваннардан да иярүе ихтимал. Кыргый хайваннар, шул исәптән кимерүчеләр белән контакт булган очракта аерым саклык чаралары күрергә кирәк.
Вирус организмга яра һәм тырналган җир аша үтеп керә. Бигрәк тә биттән һәм кул чугыннан тешләгән очракта куркыныч зур. Шуңа да йорт һәм бәйсез хайваннар тешләсә, тырнаса, зыян күргән урынны су белән җентекләп юарга, куе күбек барлыкка килгәнче сабынларга, антисептик белән эшкәртергә һәм медицина ярдәме алу өчен табиб-хирургка яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз, авыру йоккан очракта гомерне саклап калуның бердәнбер чарасы - үзвакытында ясалган прививкалар!
Котыру чирен ияртмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киңәш ителә: кыргый хайваннар белән контактлардан сакланырга, бигрәк тә ерткычларыннан, шулай ук тыныч тоелган кыргый хайваннар янына да якын бармаска. Бәйсез этләр һәм песиләр булган җирдә кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска. Балага андый хайваннар янына барырга, аларны сыйпарга, ашатырга, үз яныңа якын җибәрергә ярамаганлыгын, аларның авыру булырга мөмкинлеген аңлатырга. Хайваннарны өйгә алып кайтырга, читлеккә утыртырга һәм өйдә тотарга ярамый.
Котыру чиренең билгеләре: авыруның яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре беленә башлаганчы) 10 көннән ике айга кадәр сузылырга мөмкин, кайбер очракларда биш кенә көн булуы, яки, киресенчә, бер елга кадәр дәвам итүе ихтимал. Бу вакыт тешләнгән урынның организмның кайсы өлешендә булуына бәйле. Беренче билгеләр һәрвакыт бер үк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, сагыш, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән температурасы күтәрелә. 1-3 көннән авырту көчәя. Көчле форма икән, кешенең тәртибе бозыла, ул тиз ярсып китә, су эчкәндә, хәтта челтерәп аккан су тавышына да бугаз һәм йоткылык мускулларын авырттырып көзән җыерырга тотына, шул ук билгеләр җил исеп киткәндә дә күзәтелә. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары параличланып, кеше үләргә мөмкин. Мускуллар эт тешләгән яки тырналган урыннан параличлана башлый.
Нет комментариев