Узган тәүлектә Covid-19 тагын 7 кешенең гомерен өзгән, шулй итеп короновирус барлыгы 988 татарстанлы вафат булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булуы турында хәбәр итә. 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызларны һәм 1951 елда туган ир-атны ковид-19 "алып киткән".
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ведомство хәбәрендә.
Шул рәвешле, 31 октябрьгә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 988 татарстанда яшәүче кеше вафат булган. Аларның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев