Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алып батыр көрәшче, спортчы, төзүче Рафис Насыйбуллинга 60 яшь тулды

Мәгънәле тормыш юлы үткән, һәрвакыт үз фикере, әйтер сүзе булган кешегә карап, кайчак көнләшеп тә куясың. Бигрәк тә аның эш гамәлләре макталып, башкаларга үрнәк булса. Районыбызның "Алып батыры", РСФСРның спорт остасы, гомергә бер-беребезгә "яшьти" дип дәшкән якын дустым - Рафис Насыйбуллинга 60 яшь тулды.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Әлеге сүзләрнең хаклыгын яшьтинең үткән гомер юлында башкарган эшләрен санап чыгып кына да исбатлап булыр иде. Насыйбуллин урамы, Рафис посадкасы, Насыйбуллин спорткомплексы... Бу факторлар аңа куелган һәйкәл кебек яңгырый. Казыксыз җиргә казык кагып, Норма авылы басуында ул үз урамын булдырды. /Гәрчә, урам башка исемне йөртсә дә, халык күңелендә ул Насыйбуллин урамы булып кала бирә.Н.С./. Табигатькә карата мәхәббәте дә аңа үз посадкасын булдырырга ярдәм итте. Ә инде, спортка җылы карашы нәтиҗәсендә, Балтачта беренче булып, гаять аның тырышлыгы , үҗәтлеге нәтиҗәсендә "Хыял" яшьләр үзәге аякка басты. Ә районыбыз, республикабыз авыл хуҗалыгы өлкәсенә килгәндә, ул куйган печән-салам "ангарлары"ның саны гына да инде 200 дән артып киткән .Тикмәгә генә , юбилее көнне аңа тантаналы төстә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы тапшырылмады инде. "Әйбәт кеше" диләр аны белүчеләр.Үзенә дә әйбәт кешеләр генә очрап торды.Ул әле дә студент елларында очраткан остазы Әсхәт абый Шәйхетдиновны /урыны оҗмахта булсын.Н.С./, "Кама" колхозында эшләгән чакта ярдәм кулы сузган Хаммат Низаметдиновны, Мансур Әүхәдиевны мактап искә ала. Кулыннан килгәнчә һәркемгә булышу аның гомерлек кешелеклелек сыйфаты булып килде. Шуңадыр да аны районыбызда иң мөхтәрәм шәхесләрнең берсе диясе килә.

Үткән гомер - аккан су, диләр. Әмма шул агымнарда адәм баласының күпме тормышы чагылыш таба. Инде безнең дә бер-беребезне белүебезгә 30 елдан артык гомер узган. Безне спорт таныштырды. 80-90 елларда Рафисның районыбызны гына түгел ,республиканы гөрләткән чагы.Көрәш ярышларының берсеннән кайтабыз, икенчесенә китәбез. Рафисның барлык куанычларын , шатлыкларын бергә кичердек. Күз алдында күпме яуланган дәрәҗәле титуллар...Татарстан, Россия чемпионы. Берничә мәртәбә иң дәрәҗәле Муса Җәлил призына ярышларның җиңүчесе. 5 мәртәбә Казан шәһәренең Совет районы, Киров өлкәсенең Малмыж, бер мәртәбә Идел буе, Чуашстанның Батыр районнары Сабантуйларының баш батыры. 8 мәртәбә Балтачыбызның баш батыры. Әйе, чын дәрәҗәсендә балкытты ул безнең районыбызны! Барысы да әйбәт кебек, әмма язмышның ачы җилләре аның гаиләсен урап узмады. Үз тырышлыгы белән Татарстан Югары судында эшләү дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән 36 яшьлек улы Рәмис көтмәгәндә, йөрәкләренә тирән яра салып, арабыздан китеп барды. Нинди көчле көрәшләрдә дә сынмаган, сыгылмаган рухын бала кайгысы сүндерде дә куйды. Улын сагынып искә алмаган бер генә көне бар микән Рафисның. Кайда гына, кайчан гына очрашмыйк, сүз ахыры һәрвакыт Рәмисне искә алу белән тәмамлана. Ходай аларның гаиләсенә сабырлык бирсен иде."Безгә килгән авырлыкны башкаларга бирмәсен", - ди ул сүз саен. Ә болай тормыш дәвам итә. Рафисыбыз үзенең матур эшләре белән көндәлек куандырып тора. Ел да Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан туган авылы Иске Салавычта үз призларына балалар арасында татарча көрәш ярышлары уздыра. Аның миһербанлылык сыйфатлары бу чорда аеруча да калку күренә. Бу көнне үзен хөрмәт иткән дуслары күпләп җыела. Иң куанычлы көне бу аның. Гаиләсендә дә үрнәк әти ул. Тормыш чәчәге Гүзәлия белән балаларына күркәм тәрбия бирә алдылар. Әтинең кырыс тәрбиясен әле дә сизеп торабыз, дип искә ала яшь чакларын, бүгенге көндә Балтачыбызда сөт-май комбинатын җитәкләүче улы Рәмзил. Әйе, барыбыз да хөрмәт итәбез Рафисны. Юбилее һәм якынлашып килүче физкультурачылар көне уңаеннан , яшьтигә тазалык, гаилә тынычлыгы теләп калам.

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B