Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арчада кунакта (фото)

12 нче декабрь көнне Арча районы мәктәпләре укучыларның "Төньяк балкышы" исемендәге ачык турнир узды.

Бирегә Ашытбаш урта мәктәбенә мине дә ачылу тантанасына кунак итеп чакырганнар иде. Мин килгәндә командага җыелып килгән төрле авыл, районнар арасындагы мәктәп укучылары шау-гөр килеп спортзалда рус шашкасының уйнау серләренә төшенәләр иде.

Бәйгене Ашытбаш мәктәбе укытучысы Наил Сабирҗанов һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин бик әйбәт оештырганнар. Белгәнемчә, Сөләйман Галиуллин инде ничә еллар яраткан хезмәтен уз укучыларына шашка уйнау серләрен багышлый.
Остарып килгән укучылары Татарстан республика куләмендә узган чемпионат ярышларында да купме уңышларга ирешеп килгәннәр. Шуңа да һәр ел саен Ашытбаш мәктәбендә дә ярышлар үткәрүне бик кирәк саный ул.

Көне буе барган шашка ярышында һәр укучы бик тырышып уйнаганнан соң, мактау таныклыкларына ия булдылар. Кызлардан,1-2 класслар арасында 1 нче урынны Балтач урта мәктәбенең 1 нче класс укучысы Гыйбадуллина Ралинә алды.

Ярыш бик матур оешкан төстә узды, мине хөрмәт итеп чакырган өчен Сөләйман Галиуллинга һәм үзебезнең район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга зур рәхмәт.
Чулпан Габделганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250