Бадминтон сөючеләр ачыкланды (фото)
Спорт

Бадминтон сөючеләр ачыкланды (фото)

Тиздән, ягьни 9 апрельдә "Балтач" универсаль спорт залында районара бадминтон ярышлары узачак. Ярышларга, гадәттәгечә якын-тирә район вәкилләре дә чакырулы.

Районара юллар идарәсе призына узачак бу ярышларга хәзерлек йөзеннән, "Хыял" яшьләр үзәге призларына сайлап алу ярышлары булып узды. Ярышларда районыбызда аеруча бадминтон уеннарын үз итүче төрле яшьтәге уенчылар көч сынаштылар һәм Балтач командасы өчен иң көчлеләрне ачыкладылар.
Хатын-кызлар арасында беренчелекне гимназиядән Гүзәл Хәкимова яуласа, икенче-өченче урыннарны Пыжмарадан Инзилә Гайсина белән Алсу Тәбрисовалар яулады. 40 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында беренчелек Субаштан Зөлфәт Нәбиевта булды. Калган призлы урыннарны Түбән Кенәдән Иңгель Сәмигуллин һәм Илназ Шаһиев бүлештеләр. Ә менә оешма җитәкчеләре арасында 2 уенчы гына көч сынашты. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов гимназия директоры Ринат Мөхәрләмовны җиңеп, чемпион булды. Җиңүчеләр дәрәҗәле медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.

250

Нет комментариев