Балтач төбәкнең иң көчле шахматчыларын яңадан җыйды
Күп еллардан килгән традиция буенча март башында районыбызда «Балтачагрохимсервис» ширкәте призына шахмат ярышлары уздырыла. Быелгысы 19 тапкыр үткәрелде.
Районыбызның иң тәҗрибәле һәм олы яшьтәге шахматчыларыбызның берсе, шушы ярышлар узсын, дип җан атып йөрүче Габдерәфыйк Фәйзрахманов әйтүенчә, бу оешма призына шахмат ярышлары 1993 елдан уздырыла башлаган. Ул чорда бу уеннар район шахматчылары өчен оештырылса, 2007 елдан ул районара ярышка әверелгән, ерак Актаныш якларыннан килгән уенчылар белән күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәре һәм районы, Мари Иленең Мари Төрек, Бәрәңге районнары шахматчылары да көч сынаша башлаган. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: Мари иле шахматчылары быелгы турнирда да үзләрен талантлы шахматчылар итеп күрсәттеләр.
Бу турнирның максаты — шахмат спортын үстерү, яшь буынны интеллектуаль уеннарга җәлеп итү, олы шахматчыларны очраштыру, берләштерү һәм районыбызның шахмат мәктәбен популярлаштыру, диде уеннарның ачылу тантанасында «Балтачагрохимсервис» ширкәте генераль директоры, Балтач районы шахмат федерациясе җитәкчесе Наил Гыйләҗев. Бу юнәлештә федерация эшчәнлеге мактауга лаек, юкка гына аның җитәкчесен «Ел спортчысы» тантанасында беренчеләрдән булып бүләкләүгә сәхнәгә чакырмыйлар. Районыбызның шахмат мәктәбе үзенең традицияләрен саклап, аның уенчылары рес-публика чемпионатларында, төрле турнирларда җиңү яулый икән, бу аларның шушы спорт төренә фанатларча бирелеп, осталыкларын даими чарлап, дәрәҗәле биеклеккә омтылышларын күрсәтә. Узган ел район үзәгендә "Шахмат клубы"ның ачылуы да шахмат уенына һәм шахматчыларга зур игътибар бирүнең бер дәлиле булды.
Ярышлар алдыннан иң элек шахмат буенча районда ел дәвамында барган спартакиада җиңүчеләрен билгеләп үттеләр. Укучылар арасында ике төр нәтиҗәләр буенча беренче урында Раил Мәрданов, икенче урында Самир Мөхәммәтгалиев, өченче урында Ралина Шәһимәрданова. Олылар арсында ике төр нәтиҗәләр буенча беренче урынга Фәрит Дәүләтшин, икенче урныга Ленар Сәлахов, өченче урынга Камил Мөхәрләмов лаек булдылар. Моннан тыш һәр аерым төр буенча да җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ә инде бу турнирга килгәндә, ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч узды, катнашучылар үзләренең стратегик фикерләвен, тактик осталыкларын, сабырлыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр түбәндәгечә:
17 яшькә чаклы укучылар арасында: 1 урын — Рушан Ситдыйков (Мамадыш), 2 урын — Тимерхан Рәхимов (Бәрәңге районы), 3 урын — Артур Евдокимов (Кукмара).
Гомуми исәп буенча: 1 урын — Сәлим Рәхмәтуллин (Кукмара), 2 урын — Сәйдәш Камалов (Балтач), 3 урын — Александр Васильев (Кукмара);
18 яшьтән 60 яшькә кадәр: 1 урын — Олег Иванов (Мари Иле), 2 урын — Марат Закиров (Саба районы), 3 урын — Радел Әхәтов (Мари Иле);
Хатын-кызлар арасында: 1 урын — Ландыш Гарифуллина (Балтач), 2 урын — Сәмирә Вәлиуллина (Бәрәңге районы), 3 урын — Мәдинә Мөбарәкшина (Мамадыш).
Балтач районы шахматчылары арасында: 1 урын — Әмир Абдрахманов (Балтач), 2 урын — Ленар Сәлахов (Балтач), 3 урын — Илнар Сафин (Балтач).
Ветераннар арасында: 1 урын — Марат Закиров, 2 урын — Альберт Вәлиуллин, 3 урын — Марсель Хәлилов.
Ярышлар тәмамлангач, турнирда катнашучы шахматчылар бу бәйгене оештырган район федерациясенә, берничә ел үзендә бу ярышларны кабул итүче гимназия коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр, икенче елда да бу шахмат бәйрәмендә катнашырга насыйп булсын, дип өйләренә юл тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев