Балтач боксчылары йөгерешкә чыкты
Спорт

Балтач боксчылары йөгерешкә чыкты

Май ае җитү белән бокс түгәрәгенә йөрүче егетләр Кара күл ягына йөгерешкә чыга.

Тренер Фаил Фәсыйхов боксчы егетләрне ныклы әзерлекле итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен куя. Кышын егетләр "Балтач" спорткомплексында шөгыльләнсә, кояш карый башлау белән яшь боксчылар Кара күл ягына йөгерешкә чыгалар.
- Әлеге шөгыльләнү төре балаларда ихтыяр көчен арттыра гына, үзләренә дә бик ошый, - ди тренер Фаил Фәсыйхов.
Менә бит нинди авыр спорт төренә дә яраткан гамәлләр белән мәхәббәт тәрбияләп була.

250

Нет комментариев