Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач каратэчылары су коена, шашлык ашый... (+фоторепортаж)

Балтач каратэчылары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 9 чакрым 630 метр араны 1 сәгать 32 минутта йөгереп узды.

Балтачыбыз данын республикада танытучы каратэчылар 9 май көнне Сабантуй ял паркыннан Кара күлгә кадәр 9 чакрым араны йөгереп узды. Гади генә йөгереш булмады ул. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада "Үлемсез полк" акциясе дә онылмады. Спортчылар сугышта катнашкан әби-бабаларының, туганнарының фотоларын киемнәренә беркетеп, Кара күлгә кадәр йөгереп барды, биредә су коенып кире шул ук маршрут белән  паркка кайтты. Ветераннарга хөрмәт хисенең, патриотик тәрбиянең чын асылы иде бу.

Йөгерештән соң спортчылар тренерлары, әти-әниләре белән берлектә табигатьтә ял итте: шашлык кыздырды, самавырларда чәй кайнатты, коймак пешерде, футбол уйнады.

Ринат Зарипов фотолары



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев