Балтач янә Татарстан беренчелеген кабул итә
Спорт

Балтач янә Татарстан беренчелеген кабул итә

Балтач районында 25 июль көнне республика күләмендә зур ярыш үтәчәк.

Данлыклы Кара күл янында палаткалы лагерьда физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән, туризм «җене кагылган» спортчылар урнашачаклар. Бу зурлар арасында үтә торган туризм беренчелегендә 30дан артык команда катнашыр, дип көтелә. Авырлыкларны җиӊеп чыгарга өйрәнгән, бирешмәгән, корыч ихтыярлы спорт сөючеләргә чын күӊелдән уӊышлар телибез!


250

Нет комментариев