Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның нык беләкле егет-кызлары Түбән Камада

Түбән Кама шәһәрендә 1996-1998, 1999-2001, 2002-2003 елгы яшьләр арасында узган кул көрәше ярышларында командабыз өченче призлы урынны яулады.

Алдан ук яшьләребезгә мондый мөмкинлекне тудырган юллар идарәсе һәм "Водстрой" җәмгяте җитәкчеләре Рәшит Ильясовка һәм Рифат Закировка олы рәхмәтебезне белдереп куйыйк әле. Шушы мәрхәмәтле җитәкчеләребез аркасында Балтачыбыз үзен тагын бер танытты. Бу ярышларда Рәмзия Гаязетдинова/ Арбор-45 кг/, Артем Антонов/Чепья-60 кг/, Руслан Хәбибрахманов/Яңгул-65 кг/, Айгөл Вәлиева/Салавыч-45 кг/, Марат Әхмәтҗанов/Салавыч-70 кг/ чемпион булып танылсалар, Гөлсинә Яһудина/Чепья-45 кг/, Зилә Шәйхетдинова/Куныр-50 кг/, Руфия Газыймҗанова/Яңгул-65 кг/ икенче, Камилә Габдрахманова/Куныр-60 кг/, Әлфир Баһаветдинов/Яңгул-55 кг/, Татьяна Арыкова/Чепья-65 кг/, Айнур Галимуллин/Яңгул-50 кг/, Рәмзил Шиһабетдинов/һөнәр лицее-60 кг/, Ильяс Исрафилов/Балтач-80 кг/ өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250