Балтачта “Кара күл”дә республикакүләм туристик слет бара
Спорт

Балтачта “Кара күл”дә республикакүләм туристик слет бара

10 июнь көнне Балтачта "Кара күл"дә республикакүләм туристик слет башланып китте.

Биредә Татарстанның 9 районыннан килгән укучылар үзләренең белемнәрен, җитезлекләрен һәм көчләрен сыныйлар. Алар арасында 68 бала һәм 20 слетны оештыруда җаваплы белгеч бар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылучы бу чара укучылар арасында бик популяр, анда яшүсмерләр бик теләп катнаша.

Бүген - 11 июнь көнне иртәнге 9.30 сәгатьтә слетның ачылу тантанасы булды. Ярышларның программасы белән танышканнан соң старт бирелде. Ә 12 июньдә слетның йомгаклау тантанасы булачак.
Чыганак: vk.com/baltasi_official

250

Нет комментариев