Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачтагы чаңгы трассасы бер минут та буш тормый

Алдагы көннәрдә үзәк шугалак янында сүлпәнлек дип хәбәр иткән идек. Әллә оештыручылар, әллә инде райондашларыбыз гаебе.

Миңа калса, монда теләк кенә кирәк. Теләге булган кеше ял итәргә чарасын таба. Ә инде ялкаулык көчле һәм диван яки креслодан, телевизор белән компьютердан аерыла алмыйсың икән, ник шунда аю биетмиләр.
Бу нисбәттән чаңгы трассасы бер генә минут та кешесез тормый. Биредә 4 һәм 6 гыйнвар көннәреннән кала ярышлар булмады, Халыкны җыяр өчен махсус чаралар да үтмәде. Әмма аңа карап трассаның буш торганы юк. Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас та идем. Көн саен үзем бер чаңгыда шуарга чыгам, саф һава сулап, агачларның сихри шаулавына хозурланып кайтам.
Кеше кушканга түгел, урыслар әйтмешли, для души. Махсус салынган чаңгы юллары булганда ник өйдә ятырга, ди. Инде чаңгы юк дип сәбәп табарга теләгәннәргә киңәшем шул, һич югында урман яныннан бер җәяүләп үтегез яки балачакларны искә алып гаиләгез белән чанада шуыгыз. Кышкы бу матурлык бик тиз узып китә, рәхәт мизгелләрнең кадерен белеп калыйк.
Фото: http://static.panoramio.com/photos/large/65339798.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250