Ярышларда Балтачтан сигез картингчы үз көчләрен сынады
16-18 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең «Аргамак» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда Балтачтан сигез картингчы үз көчләрен сынады. Спортчылар «Стриж», «Пилот», «125а», «Honda GX-200» классларында ярыштылар.
Ярыш йомгаклары буенча «Пилот» классында Гарифуллин Данияр — 20 катнашучы арасыннан алтынчы, Закиров Аяз – 22 катнашучы арасыннан унынчы урын яулады. Котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!
Нет комментариев