Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта 2022 нче елның “Ел спортчысы” булып кемнәр танылды? (+бик күп фото)

Көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Энгилович һәм чангы федерация җитәкчесе Хәниф Накиповичлар көрәш һәм чангы спортының баш тренерларына сертификат бүләк иттеләр.

Ел дәвамында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән спорт төрләрен җитәкләгән иң алдынгы Федерация җитәкчеләре - шахмат федерациясе  житәкчесе Наил Рәүп улы Гыйләҗев, көрәш федерациясе  житәкчесе  Фәнис Энгел улы Шарипов, чаңгы федерациясе   житәкчесе  Хәниф Нәкыйп улы Бариев, хоккей федерациясе житәкчесе  Илшат Нурислам улы Шакиров бәйрәм сәхнәсенә иң беренчеләрдән булып күтәрелде.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, район башлыгы Рамил Нотфуллин көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Энгелович һәм чаңгы федерация җитәкчесе Хәниф Накиповичларга киләчәктә тагын да көрәш һәм чаңгы спортын үстерү өчен акчалата сертификат бүләк итте.

 “Спорт үсешенә зур өлеш керткән иганәче” номинациясендә “Элита” җәмъгыяте генерал директоры Фаннүр Рәфхат улы Зарипов, “Елмай” җәмъәгыяте генерал директоры Раис Тәбрис улы Шәйхетдинов, “ПСК” генерал директоры якташыбыз Нияз Рафил улы Галимуллин бүләкләнде.

Булат Габделбәр улы  Фәткрахманов исә “Спорт үсешенә зур өлеш керткән иганәче” номинациясе җиңүче булды.

“Спорт ярышлары оештыручылар” номинациясендә төнге хоккей лигасын оештыручы Фәнис Васыйл улы Әхмәдиев, мини-футбол чемпионатын оештыручы Айнур Айрат улы Закиров, волейбол буенча район чемпионатын оештыручы Руслан Дилүс улы Газимов, ат ярышларын оештыручы Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов, шахмат буенча район чемпионатын оештыручылар (бу көннәрдә алар күркәм юбилейларын билгеләп үтте) Камил  Шәрип улы Мөхәрләмов, Илнур Әбелкәрәм улы, “Яңа спорт төре” номинациясендә Дидария Альберт кызы Гафурова, Рания Булат кызы Карабицкая җиңү яулады.

2022 нче елның иң нәтиҗәле хезмәт куйган остазлар, “Иң яхшы тренер” булып  Рәлиф Рафик улы Әскәров, Ренат Фоат улы Хәйретдинов, Фагыйл Фәләхетдин улы , Азат Магфур улы Ганиев, Рамил  Рафаэл  улы Кадыйров танылды.

“Иң яхшы җәмәгать туклану оешмасы ” номинациясе Рафил Равил улы Валеев  бүләкләнде.

Спорт яңалыкларын, эшен иң яхшы яктырткан иҗтимагый җурналистлар булып Нурзадә Гәрәй  улы Самигуллин һәм Гөлйөзем Салих кызы Маннапова танылды.

Бәйрәмдә ачык шугалаклар арасында узучы Республика күләм хоккей чемпионатында 1 урын яулаган район командасы, бөтенрәсәй төнге  хоккей лигасы чемпионатында үз группасында беренче, гомүми зачетта 2 урын яулаган ветераннар  командасы, Татарстан Республикасы  авыл районнары арасында үткән “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында  кече футбол спорт төреннән зона ярышларыннан беренче, финал ярышларында 2 урын яулаган район җыелма команда уенчылары, Татарстан Республикасы  авыл районнары арасында үткән “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында  чаңгы спорт төреннән 2 урын яулаган Балтач командасы, Рәсәй чемпионаты этабында призлы урын яулаган бадминтанистлар, Татарстан Республикасы  шахмат спорт төреннән узган Чемпионатның чемпионнары, мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында узган бочча буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 1,2,3 урын яулаучы җиңүчеләр, мөмкинлекләре чикле (терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән) кешеләр арасында узучы армспорт буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 1,2, урын яулаучы спортчылар, мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында узган шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 1,2 урын яулаучы җиңүчеләр, Бөтенрәсәй мөселман яшьләре көрәшендә призлы урын яулаган Усман Аймасов, Омский шәһәрендә узган Бөтенрәсәй “Авыл уеннары” нда кул көрзше спорт төреннән  призлы урын яулаган Индира Николаева, Каратэ кёкушин Бөтенрәсәй күләм ярышында  чемпион булып танылган Вәсилә Хәмит кызы Газизова, “Шәхси үрнәктә” дип аталучы спортчы номинациясендә жиңгән Илмир Мукминов, “Җиңүгә ихтыяр көче” номинациясендә жиңгән Владимир Витальевич Алексеев бүләкләнде.

2022 нче  елның “Ел спортчысы” булып Чулпан Габделганиева һәм  Әмир Сөнгатуллин танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел спортчысы