Балтач мәдәният үзәгендә «Ел спортчысы» дигән чара узды.
«Ел спортчысы» чарасы быел өченче тапкыр үткәрелде. Ел буе матур уңышларга ирешкән спортчыларны бүләкләделәр.
— Спортчыларыбызга, аларны әзерләгән тренерларга, финанс ярдәме күрсәткән иганәчеләргә олы рәхмәтемне ирештерәм, — диде үзенең чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Чарада шулай ук спорт чарасын яктырткан журналистлар, спорт федерациясе җитәкчеләре дә бүләкләнде. Иң күп спорт чарасы уздырган җирлек җитәкчеләре, ярдәм иткән җәмгыять һәм оешма җитәкчеләре дә бәйрәм сәхнәсенә күтәрелде.
Нет комментариев