Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтачта өч атна рәттән балалар арасында ярышлар узды

Бәйгебезнең беренчесе — Яңгул илендә узды

Балтачта өч атна рәттән балалар арасында танылган шәхесләребез истәлегенә ярышлар узды.

Бәйгебезнең беренчесе — Яңгул илендә узды. Арабыздан 30 ел элек киткән булса да, баһадир көрәшчебез Габделфәрт Рәфыйковны авылдашлары онытмый. Энеләре Илдар, Илһам тырышлыгы белән ярышларыбыз дәвам итә. Рәхмәт, ярдәм кулы сузучы «Яңа тормыш» җәмгыятенә, «Ива -мебель» берләшмәсенә, авылның шәхси эшмәкәре Марат Әшрәфҗановка.

Бу бәйгедә дә ул шәхсән үз исеменнән чемпионнарны бүләкләп чыкты. Менә шулай итеп, Рәфыйковлар династиясе үз батырлыкларын дәвам итәләр. Илдар Габделбәр улы үзе Татарстанның спорт остасы исемен лаеклы йөртсә, улы Руслан инде дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның игезәк уллары да келәмдә. Энесе Илһам да үз вакытында Татарстан ярышларының купсанлы призеры булган көрәшче. 

2012 елгы яшьләр арасында узган бәйгенең батырлары белән дә танышып үтик инде. Солтан Әшрәфҗанов-Яңгул-25 кг., Муса Фәйзрахманов- Арбор-28 кг., Даян Әхмәдуллин-Балтач-30 кг., Тимур Хәбибрахманов-Яңгул-32 кг., Әмирхан Сафиуллин-Яңгул-33 кг., Юныс Ибраһимов-Кукмара-36 кг., Арсений Дмитриев-Кукмара-40 кг., Рүзәл Галимуллин-Смәел-45 кг., Ильяс Нәбиев- 50 кг., Билал Галимуллин -Бөрбаш-55 кг., Рәмис Рәхимов, Рүзәл Хуҗин-икесе дә Кукмарадан-60 һәм аннан югары кг. да.

Икенчесе – районыбызның гына түгел, республикабызның татар көрәшенә нигез салучыларның берсе булган, РСФСР ның спорт остасы, атказанган тренер Васыйл Гарифуллин истәлегенә ярышлар булды. Күрше районнарыбызның барысында да ярыш узганлыктанмы, ярышыбыз бераз моңсурак халәттә узган кебек тоелды минем үземә. Шулай да, 54 көрәшче катнашында узган ярышыбызның матур мизгелләре дә аз булмады кебек.

Тимирязев исемендәге җәмгыять, мәктәп коллективы, спорт оешмалары бердәмлеге белән бар да үз урыннарын тапты. Котлауларны, җыр-биюләрне, бүләкләүләрне әйтүем инде. Махсус бүләкләре белән килгән кызы Ландышка, «Хезмәт» газетасы мөхәррире Вакыйф Зәкиевка, даими иганәчебез Илшат Шакировка да олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Менә алар чемпионнарыбыз- Кәрим Галимҗанов-30 кг., Рәмис Шәрипов 30 кг. нан югары..-икесе дә Нормадан. Фирдәвес Гыйбадуллин-Бөрбаш-40 кг., Рүзәл Галимуллин-Смәел-45 кг., Солтан Хакназаров-Яңгул-50 кг.. Кәрим Фазылҗанов-55 кг., Әхәт Әскәров-Арбор-60 кг.. Ислам Йосыпов-Чепья-65 кг., Аяз Йосыпов-Пыжмара070 кг., Раяз Нәбиев-Балтач-75 кг., Аяз Хәйретдинов -Балтач-80 кг., Равшан Галиев-Шеңшеңәр-авыр үлчәүдә.

Өченчесе – Бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә узучы ярышлар булды. Республикабызда узган Тукай көннәрен без ел да шушы ярышыбыз белән йомгаклап куябыз. Ххуҗалыкның яңа җитәкчесе Илтимат Фарух улы безне бик җылы итеп каршы алды, шулай ук озатып калды.

Тукай исемендәге хуҗалык призларына узган ярышларыбызның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: Рамазан Нигьмәтуллин-Сосна-25 кг., Муса Фәйзрахманов-Арбор-28 кг.. Сәлим Шакиров-Арбор-32 кг.. Тимур Хабибрахманов-Яңгул-33 кг.. Самир Ахунов-Арча-36 кг., Фирдүс Гыйбадуллин-Бөрбаш-40 кг., Рүзәл Галимуллин-Смәел-45 кг., Глеб Мартынов-Чепья-50 кг., Ислам Галиев-Балтач-55 икг., Сөләйман Галимов-Бөрбаш-60 кг., Алан Зиятдинов-Арча- югары үлчәүдә. Татар көрәшенә кечкенәләрне тарту максатыннан бу ярышта 2017 елгыларны да көрәштереп карадык. Чепьядан Ришат Леонтьев чемпион булды.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев