Без беренче унлыкта
Яшел Үзән шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең беренче кышкы спартакиадасы булып узды. Җиде төрле спорт ярышында катнашып, безнекеләр беренче унлыкка эләкте.
Чаңгы буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, чаңгы эстафетасында Александр Петров (Кече Лызи), Ленур Галимҗанов (Балтач), гимназиядән Роза Хөснетдинова һәм Алсу Нигъмәтҗанова беренче урын яулады. Фәридә Нәкыйпова (гимназия), Гөлназ Петрова (Субаш), Фәнил Габдрахманов (Сосна), Нияз Гатауллиннар (гимназия) шорт-трек буенча икенче урынга чыкты. Руфия Закирова (Балтач), Ринат Исрафилов (Норма), Ильяз Фатыйхов (Яңгул), Рафил Җәләев (Әтнә), Фәүзия Ганиева (Сосна) аркан тартуда бишенче урынга лаек булды.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев