Шушы көннәрдә генә Кариле авылы кызы Гөлшат Гайфетдинова “Транснефть”оешмасында эшләүче хезмәткәрләр арасында оештырылучы 4нче җәйге спартакиадада шахмат ярышларында катнашып кайтты
Бу ярышлар Самара шәһәрендә үткән. Гөлшат кечкенә яшьтән районда гел беренче урынны яулап килгән, шахматчы кызыбыз бу юлы да 1нче урынны яулап кайткан. Июль аенда Мәскәү шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында катнашу хокукы алган. Гөлшатны әлеге зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз.
Нет комментариев