Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бочча ярышы буенча Татарстан Чемпионатында безнекеләр матур уен күрсәтте

10-11 июнь көннәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен Чистай шәһәрендә Бочча ярышы буенча Татарстан Чемпионаты узды.

Биредә район-шәһәрләреннән 8-9 команда җыелган. Балтач командасы матур нәтиҗәләргә иреште. Зурлар арасында 1урынга Балтачтан Фәнис Сөләйманов ия булып, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Балалар арасында икенче урынга Көшкәтбаштан Ислам Гобәйдуллин лаек булса, зурлардан Антон Петров (Балтач) өченче булды. Балтачтан Максим Александров, Кариледән Рузия Галиева ярышларда үзләренең көчләрен сынап матур гына уңышларга ирешеп командага өстәмә очколар китерде. Спортчылар ярышка оештырып алып барган тренерлары Фагыйль Гайнетдиновка, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе рөстәм Заһидуллинга, район хакимиятенә рәхмәтле булуларын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250