Спорт
Бөтенроссия спартакиадсында балтачлылар өченче
Түбән Кама шәһәрендә 2003-2003, 2004-2005 елларда туган балалар арасында узган чаңгы ярышларында балтачлылар матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
Республикабызда укучыларның бөтенроссия спартакиадасы кысаларында ярышлар дәвам итә. Аның чираттагысы, Түбән Кама шәһәрендә 2003-2003, 2004-2005 елларда туган балалар арасында чаңгы ярышлары булып узды. Район данын СССР ның спорт остасы Рәлиф Әскаров кул астында шөгыльләнүче Балтач гимназиясе чаңгычылары яклады һәм алар республикада өченче күрсәткечкә ирештеләр.
Шәхси беренчелектә дә призлы урыннарны яулаучыларыбыз бар. Рәйхан Газыймов 3 чакрымны - икенче, ә Илдар Галиев өченче булып килде. Ике чакрым арада узышуда исә Рамил Хөснетдинов икенче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев