«Факел» яшьләр яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Норма авылында урнашкан «Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте»нең 2нче филиалы студентларына да онытылмаслык бер көн бүләк итте.
"Студентлар көне уңаеннан, алар өчен брумбол буенча ярыш үткәрелде. Уенда һәркем теләп катнашты. Ярыш булгач, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Әмма студентлар арасындагы дуслыкны уен нәтиҗәләре һич кенә дә җимерә алмый. Студент елларындагы дуслык - сыналган дуслык!", дип хәбәр итә "Факел"лылар.
Нет комментариев