Гырон быдтон бәйрәме уңаеннан ат чабышы да үткәреләчәк, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Хөрмәтле райондашларыбыз, иртәгә Чепья авылында удмурт халкының милли бәйрәме – Гырон быдтон узачак. Әлеге бәйрәм уңаеннан ат чабышы да үткәреләчәк, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. Чабышта ярым токымлы һәм чиста токымлы атлар 1800 метрда көч сынашачак. Бәйрәмгә килегез, күңелле уеннарны карап, ат чабышын күзәтеп, рәхәтләнеп ял итегез.
Нет комментариев