Карадуганда герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына хоккей ярышлары узды.
Спорт

Карадуганда герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына хоккей ярышлары узды.

Уздырып та карадылар инде быел хоккей уеннарын Карадуганда. Инде чираттагысы, мәрхүм Бакый ага Зиятдинов заманыннан уздырыла башлаган герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына узды.

Шунысы тагын куанычлы, Карадуганның һәр уенын тамаша кылучы үз спорт сөючеләре бар. Карадуган бозы ул көнне шау килеп торды. Шулай булмыйча, бу көнне авылга зона ярышларында җиңеп чыккан 2000-01 елгы балалар арасындагы иң көчле командалар килгән иде. Уеннар да көчле барды.
Билгеле, боз хуҗаларына тагын тиңңәр табылмады. Икенче урынга - Шеңшеңәр, өченче урынга - Түнтәр командалары лаек булдылар.
Ярышлар тәмамлангач, музей директоры Фирая ханым балаларга бүләкләр таратты.

250

Нет комментариев