Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картингчылар Кукмарадан җиңү белән кайтты ( фотолар)

Нинди генә һава шартларында да планлаштырган ярышлар үтә торган спорт төрләренең берсе – ул картинг.

Өстән яңгыр коеп торамы, урамда чатнама суыкмы яки киресенчә кояш кыздырамы, картчылар өчен киртә юк, машинаңа утырдың һәм алга. Менә кичә дә Кукмарада үткән ярышларда әлеге спортчылар өстән явып торган яңгыр астында ярышырга мәҗбүрләр иде. Нәрсә генә булса да, гадәттәгечә, Балтач ДОСААФы командасы сынатмады һәм тренер Фәнис Хәйруллин кул астында чыгыш ясаучы егет-кызлар җиңүләр белән кайттылар. “Хонда-270” маркасында Диләрә Гарифуллина кызлар арасында гына түгел, малайлар арасында да беренче урынны яулады. “Хонда-200”дә Зәлинә Хәсәнова – икенче, “Минск 125-а”да Әмир Хәйруллин – беренче, “Стриж”да Данияр Гарифуллин – беренче, Алим Хәйруллин – өченче, “Хонда-270”тә Ислам Хәйруллин – өченче,  “Минск 125-Б”да Ислам Хәйруллин – беренче, Азат Мөхәммәтҗанов – икенче, тренерлар арасында Руслан Гарифуллин – өченче урыннарга лаек булдылар. Бөтен кеше җиңүче булып бетә алмый, Наил Гәрәев, Илдан Вәлиев, Шәүкәт Минһаҗев та бу ярышларда тырышып чыгыш ясады. Ә механик вазифасын башкаручы Рүзәл Волков һәркемгә ярдәм итеп йөрде. Һәм гадәттәгечә күрше-тирә районнар арасында Балтачның ДОСААФ командасы янәдән үзен иң көчлеләр рәтендә булуын дәлилләде.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9