Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара районы егетенең исеме Гиннесның рекордлар китабына кертелде

Эльмир Хаҗиев 30 секундта күнегүне 53 мәртәбә ясады.

Кукмарада яшәүче Эльмир Хаҗиев үзен идәннән этеп күтәрелү буенча сынап карый һәм, утыз секундка 42 тапкыр сул кулында күтәрелеп, иң югары нәтиҗәгә ирешә. Россия рекордлар китабына кертелә, медаль, сертификат белән бүләкләнә.

Әмма егет бу уңышы белән генә тукталып калырга теләми, үз алдына тагын да зуррак бурычлар куя. Һәм менә аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе — Эльмирның исеме Гиннессның рекордлар китабында.

Ә егетнең беренче зур җиңүе 10 сыйныфта укыганда була. Мәктәпкә физик тәрбия фәненнән яңа укытучы Анна Михайловна килә һәм аны олимпиадада катнашырга чакыра. Тырыш егет сынатмый, Россиякүләм олимпиадада призлы урынны яулый. Әмма җиңүләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми.

«Мин үземне идәннән күтәрелү буенча сынап карарга булдым. Гиннессның рекордлар китабына эләгү өчен өч тапкыр гариза, документлар тапшырдым. Һәрвакытта да килеп чыкмады. Беренче тапкырында сул аякта һәм уң кулда күтәрелдем. Бер минутка 49ны ясап, документларны әзерләп җибәрдем. Ә ике атнадан интернетны ачып карасам, анда минем күрсәткечне узып китеп, 53не ясаганнар иде», — дип сөйли ул.

«Бу юлы өстәмә авырлык белән (9,3 килограмм) идәннән күтәрелүне сайладым. Моннан тыш, бер аяк күтәрелгән һәм шул ук вакытта бөтен гәүдә туп-туры булырга тиеш. 30 секундта әлеге күнегүне 53 мәртәбә ясадым. Миңа кадәр куелган рекорд 48 иде. Бәйләнерлек сәбәп калмасын өчен, өстәмә йөкне тиешледән күбрәк итеп алдым, гәүдә бөгелә башласа, тизрәк кисәтегез дип, тренерга әйтеп куйдым», — ди Эльмир.

Гиннессның китабына керү өчен документларны инглиз телендә тутырасы, дип аңлата Эльмир. Ул аларны үзе тәрҗемә итә. Күнегүләрне дә гади спортзалларда түгел, ә фитнес үзәкләрдә, ягъни җәмәгать урынында башкарасы икән.Вакытны билгеләп торучы, ике бәйсез шаһит, югары физкультура белемле бер тренер булырга тиеш. Ә карап торучыларның саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, диде рекордчы.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Эльмир Гиннессның рекордлар китабына керү өчен документларны 19 гыйнварда җибәрә. Ә 29 гыйнвар көнне җавап килә. Аның бу вакыттагы хис-кичерешләрен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Иң элек әнисе белән уртаклаша, туганнарына хәбәр итә. Хәзерге вакытта сертификатлар юлда, минем вакытлыча ялым беткәнче килеп җитмәс, күрә алмам инде, ди танышым. Чөнки ул бүгенге көндә Тыва республикасында эшли, ә туган якларына ялга гына кайткан.

Ризилә Корбанова

«Хезмәт даны»

Чыганак: ТИ

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гиннесның рекордлар китабы

erid: 2Vtzqv1AZW9